Лениногорскида сайлау комиссиясе әгъзаларын укытачаклар
Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары өчен укыту семинарлары серисе башланып китә. Аны республика Үзәк сайлау комиссиясе оештыра. Лениногорск районы сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту 13 февральдә сәгать 14.00 дә, Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 26нчы йорт адресы буенча (Нефть техникумы) узачак. Аеруча игътибар "мобиль сайлаучыларга" юнәлдереләчәк, алар - прописка буенча...
Аны республика Үзәк сайлау комиссиясе оештыра. Лениногорск районы сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту 13 февральдә сәгать 14.00 дә, Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 26нчы йорт адресы буенча (Нефть техникумы) узачак.
Аеруча игътибар "мобиль сайлаучыларга" юнәлдереләчәк, алар - прописка буенча сайлый алмаучы кешеләр. Әлеге сайлаучыга алдан ук гариза язып, сайлау урынын билгеләргә кирәк булачак. Гаризаны дәүләт порталы аша, күпфунцияле үзәкләрдә, территориаль сайлау комиссияләрендә язарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев