12 март 2020 яңалыклары
-
Үзәк китапханәнең милли бүлегенә әдәби бакчага җыелдылар
11 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә “Әдәби бакча” клубы кысаларында «Хатын – кызга мәдхия» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Ул гүзәл затларга багышланган иде.
-
Волонтерлар төп документтагы үзгәрешләрне аңлатачак
Волонтерлар Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәк. Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы утырышында фикер алыштылар.
-
Коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намаз вакыты кыскартылачак
Коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намазлар 10-15 минут кына укылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә РФ Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хәбәр итте.
-
Радиотелевизион тапшыру үзәгендә цифрлы телевидение карау кагыйдәләрен искәрттеләр
Мультиплекслар составына кергән федераль телеканалларны аналог телевидениедән аеру республика өчен җиңел узган. Бу хакта «Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы директоры Владимир Якимов әйтте.
-
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус инфекциясе пандемиясе турында игълан итте
Яңа СOVID-19 коронавирусының таралуы пандемия характерын алды.
-
Лениногорск телеүзәгендә монтажлау эшләре башкарылачак
РТРС филиалы хәбәр иткәнчә, 12-13 мартта 8.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Лениногорск радиотелеүзәгендә телеканалларның цифрлы форматта эфир трансляциясен башкара торган җиһазларны резервлау системасын монтажлау буенча эшләр узачак.
-
Лениногорскилыны алдап, акчасын алганнар
Лениногорск эчке эшләр бүлеге дежур частенә шәһәрдә яшәүче 46 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, банк хезмәткәре белән телефоннан сөйләшкәннән соң, картасыннан акча югалган.
-
Экспертлар рубль курсы кимү сәбәпле кыйммәтләнәчәк товарларны атады
Россиягә кертелә торган чит ил товарлары рубль курсы кимү һәм коронавирусның икътисадка йогынтысы аркасында кыйбатланырга мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.
-
Танылган песи Рөстәм Миңнеханов янына кунакка кергән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фотосын Instagram аккаунтында урнаштырды. Шулай ук фотода танылган симез песи Виктор да сурәтләнгән.
-
Май аенда ничек ял итәбез?
30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.