Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш кабинеты тәрәзәсеннән төшерелгән Ирек мәйданы фотосын Instagram аккаунтында урнаштырды. Шулай ук фотода танылган симез песи Виктор да сурәтләнгән.
Искәртеп үтик, песи һәм аның хуҗасы — блогер Михаил Галин Казанга кичә иртән поездда килде.
«Ул (песи) Татарстан халкына республика Президентының эш кабинетыннан хәерле иртә теләде һәм чын татар каймагы белән сыйланды», — дип яза «Аппаратная» Telegram-каналы.
Блогер үзенең йорт хайваны белән Казанда өч көн — 11-13 мартта булачак. Бу гадәти булмаган тандем Казанның истәлекле урыннарын бәяли алсын һәм җирле үзенчәлекләрне тойсын өчен Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында мәдәни программа әзерләгәннәр.
Фото: скриншот Инстаграм
Нет комментариев