Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намаз вакыты кыскартылачак

Коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намазлар 10-15 минут кына укылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә РФ Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хәбәр итте.

 

«Җомга намазларын укыганда, хөтбәләрнең берничә җөмләсен генә укып, сөннәтләрне калдырып үткәрәчәкбез. Намаз 10-15 минут булачак. Җомга намазлары үткәрелмәскә дә мөмкин. Вазгыять көн дә үзгәреп тора. Намазга кадәр һәм намаздан соң мәчеттә термаль эшкәртү ясала. Мәчеткә керүчеләрнең тән температурасын тикшерәбез. Аның өчен махсус аппаратлар сатып алдык. Бу чаралар, беренче чиратта, Җәмигъ мәчетенә кагыла, чөнки биредә биш мең кеше җыела», — ди Дамир хәзрәт.

Хәзрәтләр әлегә кул биреп сәламләшүне калдырып торуга өнди.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев