Экспертлар рубль курсы кимү сәбәпле кыйммәтләнәчәк товарларны атады
Россиягә кертелә торган чит ил товарлары рубль курсы кимү һәм коронавирусның икътисадка йогынтысы аркасында кыйбатланырга мөмкин. Бу хакта «Известия» яза.
Чит ил товарлары 10-35 процентка кыйммәтләнергә мөмкин дип саный басма сораштырган экспертлар. Шул ук вакытта халыкара компанияләр ил эчендә җитештерә торган товарларга бәяләрне 10 проценттан да арттырмаячак.
Шулай итеп, балалар товарлары, кием-салым һәм аяк киеме, кулланучылар электроникасы, көнкүреш техникасы һәм фармацевтика кыйммәтләнүе көтелә.
Әгәр агымдагы рубль курсы сакланса, торак та 10 — 15 процентка кыйммәтләнәчәк.
Россиядә импортны алыштыру, тулаем алганда, нәтиҗәләр бирде, дип билгеләп үтә экспертлар. Шуның аркасында инфляция 4 проценттан артмаячак.
Автомобильләр 6-10 процентка кыйммәтләнәчәк. Бу илнең Lada маркасына да кагылачак, чөнки Россия автоҗитештерүчеләре чит ил җиһазларын куллана.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев