Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Үзәк китапханәнең милли бүлегенә әдәби бакчага җыелдылар

11 март көнне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлегендә “Әдәби бакча” клубы кысаларында «Хатын – кызга мәдхия» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Ул гүзәл затларга багышланган иде.

 

Кичә барышында Мөнирә Сафинаның “Ана догасы” хикәясеннән өзек укылды, әдәби викторина, кызыклы уеннар уздырылды.

Чараны үзләренең иҗат җимешләре белән төбәгебезнең талантлы шагыйрәләре Рузидә Даутова, Мәһарша Валиуллова, Гүзәл Талипова, җир йөзенә бию өчен яратылган Гөлбстан Гатауллина чараны баетты. Регина Гыйззәтуллина җыр башкарып күңелгә үтеп керде.

Зөмәрә Шәрәпова җитәкчелегендәге “Яшьләр театры” куйган Ф. Яруллинның “Ак яфрак” әсәреннән өзек тамашачыга аеруча хуш килде.

 Яңа газет-журналлар, китаплар да әдәбият сөючеләрнең күңеленә ачкыч тапты.

 

Ләйсән Рахманова.

Фотолар: китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев