18 март 2022 яңалыклары
-
5 меңнән артык лениногорскилы хезмәт кенәгәсенең электрон вариантын сайлаган
Хезмәт кенәгәсе - кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ.
-
Куакбаш авылында Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 елга багышланган чара узды (+фотолар)
Куакбаш авылы китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән чара үтте.
-
Авыр җинаятьтә гаепләнүче лениногорскилы хөкем каршына басачак
Рәхимсез рәвештә кыйнап, кеше үтерүче озакламый суд каршына басачак. Җинаятьченең эзенә төшергә гади телефон булышлык иткән.
-
Бер атнада Татарстанда шикәр, яшелчә, җиләк-җимеш, ит, ярма бәяләре кыйммәтләнгән
Татарстанда 4 марттан 11 мартка кадәр бер килограмм шикәр комының уртача бәясе 10,8 процентка арткан һәм 64 сумга җитте.
-
Казанда боз ярылып, 10 яшьлек кыз суга төшеп киткән
Казанда Авангард урамыннан ерак түгел, Урта Кабан күлендә 10 яшьлек кыз боз ярылып, суга төшеп киткән. Бала бозда өлкәннәрдән башка гына йөргән.
-
Район авылларында караклык кылып йөрүче лениногорскилы суд каршына басты
Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәр суды караклыкта гаепләнүче җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды.
-
Лениногорск эчке эшләр бүлеге эш урыннары ярминкәсендә катнашты
Лениногорск эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча бүлек начальнигы Екатерина Шукова Мәшгульлек үзәге оештырган эш урыннары ярминкәсендә катнашты.
-
Район аграр предприятиеләрендә язгы чәчүдә катнашачак техниканы комиссия тикшерде
Лениногорск районында язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы махсус комиссия тикшерде.
-
Гөлназ Сираеваның хәле авырайган
«16 март минем өчен булмас дип уйлый башлаган идем»
-
Кичәге чәй зыянлы
Белгечләр сүзләренә караганда, Кытай галимнәре пешергәннән соң 15 минут үтүгә чәйдә органик катнашмалардан элпә барлык ка килә башлавын раслаган.
-
Алоэның шифасы
Авырудан соң организмнары хәлсезләнгән балаларга мондый катнашма булыша: ярты стакан алоэ согына 500 г төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г бал һәм 3-4 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы эчертәләр.
-
16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа пособие майда түләнә башлый
Кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен түләүләрне май аенда бирә башлаячаклар. Премьер-министр Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында шул хакта әйтте.
-
Лениногорскида 0 градус булачак
Лениногорскида ял көннәрендә һәм киләсе атнада 0 градус кына булачак.
-
Мошенниклар халыкка дарулар бетүе турында куркытып шалтырата башлаган
Аферистлар үзләрен Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дип таныштыра икән.
-
“Заман сулышы” - федераль грант отты
“Заман сулышы” газеты дәүләт ярдәме алу буенча федераль конкурс җиңүчесе булды.