Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылында Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 елга багышланган чара узды (+фотолар)

Куакбаш авылы китапханәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән чара үтте.

 

Әлеге чараны Куакбаш китапханәчесе Гүзәлия Мифтахова һәм авыл мәдәният йорты җитәкчесе Сиринә Мөхәмәтшина әзерләделәр.

Китапханәдә Ислам - яшәү үрнәге дигән китап күргәзмәсе оештырылган иде. Китапханәгә килгән өлкән буын апалары исламның килеп чыгышы,тарихы турында сөйләделәр.

Куакбаш һәм Чүтедән килгән апалар мөнәҗәтләр әйтте. Шулай ук  бәетләр дә укылды

Чараның өченче өлеше мөселман хатын-кызлары киемнәренә багышланды. Киемнәр турында сөйләштеләр. Мөселман яулыкларын дөрес һәм зәвыклы итеп бәйләү буенча мастер-класста да катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев