Район аграр предприятиеләрендә язгы чәчүдә катнашачак техниканы комиссия тикшерде
Лениногорск районында язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы махсус комиссия тикшерде.
Комиссия составында «Татмелиоводхоз» идарәсе учреждениесе директоры урынбасары Азат Рамазанов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Мостафин, “Россельхозцентр”ның Лениногорск бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре иде.
Тикшерү вакытында комиссия аграр хуҗалыкларга барып, тракторларның техник күзәтү узуын карады, техник хезмәт күрсәтә торган пунктлар эше тикшерелде. Хезмәтне саклау буенча документларны да карадылар. Шулай ук орлык материаллары әзерлегенә, кыр эшләрен үткәрү буенча эш планнарына да игътибар бирелде.
Комиссиядәгеләр механизаторлар белән аралашып, аларга техника куркынычсызылыгы турында искә төшерде, кыр эшләре вакытында хезмәт хакы турында сөйләделәр.
Әзерлекне тикшергәннән соң беренче урында “Август-Лениногорск” җәмгыяте, икенче урында – “Маркс” җәмгыяте дип билгеләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев