Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

5 меңнән артык лениногорскилы хезмәт кенәгәсенең электрон вариантын сайлаган

Хезмәт кенәгәсе - кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ.

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын  сайлау хокукы һәркемнең үз иркендә.  "Электрон хезмәт кенәгәсенең  төп өстенлеге - документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Лениногорск бүлеге клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова.

Татарстанда 295 мең кеше, ә Лениногорск шәһәре һәм районында 5 меңнән артык кеше, бу барлык халыкның 25 проценты дигән сүз,  хезмәт кенәгәсенең электрон вариантына өстенлек биргән.

Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы  шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмә pdf-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда  бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.   Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев