Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Гөлназ Сираеваның хәле авырайган

«16 март минем өчен булмас дип уйлый башлаган идем»

 

Җырчы Гөлназ Сираева авырып киткән. Ул «16 март минем өчен булмас инде дип уйлый башлаган идем» дигән сторис куйган.

Ул иртән тренировкада булган. Шул вакытта ук тренеры «тонусың юк» дип әйткән. Җырчы исә үзенең иртән уянып бетмәвенә сылтаган.

Җырчы спорт залдан соң автор-башкаручы Гүзәлия белән очрашкан. Алар күңелләре булганчы аралашкан, җырчы үзен яхшы хис иткән. Аннары ул командасы белән шалтыратышып сөйләшкән.

Соңыннан эфирга чыккан, шул вакытта хәле начарлана башлаган — башы әйләнгән, хәле киткән, күңеле болганган. Бу халәт иртәнге сәгать бишкә кадәр дәвам иткән.

Җырчының виртуаль дуслары нык борчылган. Гөлназ аларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерә һәм хәле турында соңрак сөйләргә вәгъдә итә. 

Чыганак 

http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/glnaz-siraevany-khle-avyraygan

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев