18 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда укучы баланы ун көн дәвамында ике тапкыр көчләгәннәр
Укучы балаларның ямьле җәй айларын түземсезлек белән көтеп алулары берсенә дә сер түгел. Шуңадыр алар һәр минутларын онытылмаслык күңелле итеп уздырырга омтыла. Тик 16 яшьлек кыз баланың көтеп алган яллары бик көенечле хисләр белән истә калган. Августның соңгы атналарында Зәй шәһәренең бер фатирында 28 яшьлек ир- ат кыз баланы көчләгән....
-
Шикәр чөгендере уңган районнар мәгълүм — исемлек
Шикәр чөгендере уңышы иң югары булган районнар исемлеген Тәтеш җитәкли. Биредә гектарыннан 500 центнерга кадәр уңыш алына. Мөслим һәм Чирмешәндә бу күрсәткеч 430ар центнер, Апаста - 378 центнер, Зәйдә - 375 центнер, Сарманда 370 центнер тәшкил итә. Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына...
-
Татарстан китап нәшриятында чыккан китаплар "Лабиринт" интернет-кибетендә сатыла башлады
Илдәге иң зур интернет-кибетләрнең берсе 20гә якын исемдәге китапны сатуга куйган. 8 нче сентябрьдән Татарстан китап нәшрияты китаплары "Лабиринт" һәм "Библио-Глобус" интернет-кибетләрендә сатыла башлаган. Билгеле булганча, Интернет челтәрендә китаплар сатылышы буенча куәтләрен елдан-ел арттырып, әлеге оешмалар лидерлар сафында. Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе һәм "Белый дом" сәүдә йорты җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте...
-
Татарстанда синоптиклар яшенле яңгыр һәм көчәючән җил турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылуы турында кисәтә. 19 сентябрьдә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк дип фаразлана. Моннан тыш, яшенле яңгыр булуы ихтимал, дип җиткерә синоптиклар. http://tatar-inform.tatar/
-
Лениногорскида янгын: бер кеше зыян күргән
17 сентябрь көнне бердәм ярдәм хезмәте телефонына шәһәрнең Шевченко урамы 45 йортта янгын чыгу турында хәбәр керә. Бу хәл иртән 03 :23 сәгатьтә була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алаһәм өй эчендә олы яшьтәге йорт хуҗасы булуы турында әйтә. Ул вакытта йорт түбәсен ут камап алган була. Янгын сүндерүчеләр өй эченнән...
-
2018 елга бәйрәм көннәре календаре төзелгән
Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе Россия Хөкүмәтенең 2018 елда бәйрәм көннәрен күчерү карарын хуплаган. Бу хакта «Российская газета» яза. Шулай итеп, 6 һәм 7 гыйнварның шимбә һәм якшәмбе көннәре җомга 9 мартка һәм чәршәмбе 2 майга күчерелә. 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбәләре 30...
-
“Татарстан-24” телевидениесе алып баручылары Лениногорск турында сөйләячәк
Моннан 1 ел элек республика медиа-киңлегендә "Татарстан-24" каналы барлыкка килде. Ул "һәр сәгать саен яңалыклар" девизы белән эшли. Телеканал тәүлек буена кызыклы, төрле, сыйфатлы яңалыклар турында тамашачыларга сөйли. Монда республика, аерым регионнар турында да тапшырулар әзерлиләр. "Татарстан-24" телеканалының танылган алып баручылары белән бездә 27 сентябрьдә промоакция үтәчәк. Ул көнне "Новости...
-
Лениногорск кызын бүләкләделәр
Узган атнада Татарстан Мәдәният министрлыгында "Татарстан гасыры" проектын тәкъдим чарасы үтте. Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан килгән иң актив балалар бүләкләнде. Халык мультфильмының иң актив авторларын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сәламләде. Бүләкләнүчеләр арасында Лениногорск кызы -...
-
Бүген Дөньякүләм су сыйфатын тикшерү көне билгеләп үтелә
Ел саен 18 сентябрьдә Дөньякүләм су сыйфатын мониторинглау көне (World Water Monitoring Day) билгеләп үтелә. Әлеге экология бәйрәме Американың Чиста су фонды тарафыннан гамәлгә кертелгән. Хәзер ул мәгълүмати-белем бирү программасы төсмерен алган. Әлеге истәлекле дата җәмгыятьнең планетадагы су байлыгы проблемалары турындагы хәбәрдарлыгын арттыру һәм сулыкларны пычранудан саклауда катнашырга өндәү максатыннан...
-
"Бәхет терапиясе" тәкъдим итәбез
Көзгә аяк басуга, аппетитыгыз югалып, тиз арый башладыгызмы? Элегрәк тәм табып башкарган эшләрегез хәзер авыр йөк булып тоеламы? Эч пошу, кирәксә-кирәкмәсә елау да гадәти күренешкә әйләндеме? Шулай икән, кичекмәстән күңелегезгә колак салыгыз. Көзге депрессиягә бирелеп маташасыз түгелме? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, бүген дөньяда 450 миллион кеше депрессиядән җәфалана....
-
В октябре в Татарстане подведут итоги республиканского конкурса «Школьный экопатруль»
7 октября в Татарстане подведут итоги III республиканского конкурса «Школьный экопатруль». Об этом сообщает пресс-служба Минэкологии РТ. Наибольшую активность проявили учащиеся Казани, Нижнекамска, Альметьевска, Черемшанского, Спасского и Ютазинского районов. Согласно условиям конкурса, каждый школьник, имеющий мобильный телефон, может в свободное от учебы время фиксировать свалки и направлять их фотографии в...
-
Баласына прививка ясатмаган ата-аналарга чара күрелергә мөмкин
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балаларына вакцина кадатмаучыларга каршы тиешле чара күрү мөмкинлеген хәл итә.Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова әйтүенчә, баласы авырган ата-аналарга министрлыкта "больничный" түләүне үзгәртергә тәкъдим итәләр. Бу хакта Татар- информ РБК-Татарстанга сылтама белән хәбәр итә. Баласы авырып, вакытлыча эшли алмаган очракта, әлеге чара ата-аналарга йогынты ясарга мөмкин. "Без...
-
Урдалыда гөлләр үстерү серен беләләр (фотолар)
Урдалы авылының матурлык яратучы хуҗабикәсе Рәйсә ханым Хәйрова. Ул йорт яны бакчасында күп төрле чәчәкләр үстерә. Җәй буе бакчадан кереп тә карамый. Аның һәм шәһәрдән кайтып ярдәм итүче балаларының тырышлыгы белән бу йорт үзенең төзеклеге, чисталыгы белән авылда күпләргә үрнәк булып тора. Чәчәкләр белән рәттән, Рәйсә ханымның яшелчәләре, җиләк-җимешләре дә...
-
Лениногорскилларга 18-24 сентябрьгә Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада акчаны кысып тотарга киңәш итә йолдызлар. Эшкә килгәндә, куелган максатка ирешү өчен җитди план төзеп эш итү хәерлерәк булыр. Тиз һәм уңышлы эш итә белү сәләте атна ахырына сүрелергә мөмкин. Һәр эшегезне җентекләп тикшерегез, һәр нәрсәгә игътибар итәргә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атнаны эшлекле киңәшмәләр оештырып үткәрер....
-
Татарстан синоптиклары атна башына фаразларын җиткерде
18 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атна башына фаразларын җиткерде. Татарстанда 18 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә -...