Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида янгын: бер кеше зыян күргән

17 сентябрь көнне бердәм ярдәм хезмәте телефонына шәһәрнең Шевченко урамы 45 йортта янгын чыгу турында хәбәр керә. Бу хәл иртән 03 :23 сәгатьтә була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алаһәм өй эчендә олы яшьтәге йорт хуҗасы булуы турында әйтә. Ул вакытта йорт түбәсен ут камап алган була. Янгын сүндерүчеләр өй эченнән...

17 сентябрь көнне бердәм ярдәм хезмәте телефонына шәһәрнең Шевченко урамы 45 йортта янгын чыгу турында хәбәр керә. Бу хәл иртән 03 :23 сәгатьтә була.

Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы алаһәм өй эчендә олы яшьтәге йорт хуҗасы булуы турында әйтә.
Ул вакытта йорт түбәсен ут камап алган була.
Янгын сүндерүчеләр өй эченнән йорт хуҗасын алып чыга (аның тәне пешкән була) һәм медиклар кулына тапшыралар.
22 минут эчендә янгынны тулаем сүндерәләр. Ут 30 кв.метрга зыян салган, өйнең түбәсе янып беткән.
Беренчел фаразларга караганда, янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау таләпләрен бозу, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев