Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда гөлләр үстерү серен беләләр (фотолар)

Урдалы авылының матурлык яратучы хуҗабикәсе Рәйсә ханым Хәйрова. Ул йорт яны бакчасында күп төрле чәчәкләр үстерә. Җәй буе бакчадан кереп тә карамый. Аның һәм шәһәрдән кайтып ярдәм итүче балаларының тырышлыгы белән бу йорт үзенең төзеклеге, чисталыгы белән авылда күпләргә үрнәк булып тора. Чәчәкләр белән рәттән, Рәйсә ханымның яшелчәләре, җиләк-җимешләре дә...

Урдалы авылының матурлык яратучы хуҗабикәсе Рәйсә ханым Хәйрова.

Ул йорт яны бакчасында күп төрле чәчәкләр үстерә. Җәй буе бакчадан кереп тә карамый. Аның һәм шәһәрдән кайтып ярдәм итүче балаларының тырышлыгы белән бу йорт үзенең төзеклеге, чисталыгы белән авылда күпләргә үрнәк булып тора. Чәчәкләр белән рәттән, Рәйсә ханымның яшелчәләре, җиләк-җимешләре дә ел саен мул уңыш бирә. Хуҗабикә, үзе көз аенда тугангамы, көз көннәрен аеруча ярата. Чөнки шушы көз көнендә, җәй буе тырышып хезмәт куйганының нәтиҗәләрен күреп күңел рәхәтләнеп китә. Әйе шул, тырышып хезмәт куйсаң гына, бар әйберең дә була, мул тормышта яши аласың.

Әлфинур Галимова, Урдалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев