Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кызын бүләкләделәр

Узган атнада Татарстан Мәдәният министрлыгында "Татарстан гасыры" проектын тәкъдим чарасы үтте. Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан килгән иң актив балалар бүләкләнде. Халык мультфильмының иң актив авторларын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сәламләде. Бүләкләнүчеләр арасында Лениногорск кызы -...

Узган атнада Татарстан Мәдәният министрлыгында "Татарстан гасыры" проектын тәкъдим чарасы үтте. Анда Татарстанның муниципаль районнарыннан килгән иң актив балалар бүләкләнде. Халык мультфильмының иң актив авторларын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүләкләнүчеләр арасында Лениногорск кызы - Сәнгать мәктәбе укучысы - Валерия Жакова дә бар иде.

Татарстанда, халык мультфильмы буларак, "Татарстан гасыры" анимацион мәгариф проекты тәкъдим ителде. Мультфильмны иҗат итүдә 7-13 яшьлек 30 мең баланың 30 меңнән артык рәсеме һәм 500 шигыре файдаланылган. "Татарстан гасыры" ("Век Татарстана") проекты "Иҗат итүдә балалар иң күп катнашкан мультфильм" формулировкасы белән Россиянең Рекордлар китабына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев