Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шикәр чөгендере уңган районнар мәгълүм — исемлек

Шикәр чөгендере уңышы иң югары булган районнар исемлеген Тәтеш җитәкли. Биредә гектарыннан 500 центнерга кадәр уңыш алына. Мөслим һәм Чирмешәндә бу күрсәткеч 430ар центнер, Апаста - 378 центнер, Зәйдә - 375 центнер, Сарманда 370 центнер тәшкил итә. Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына...

Шикәр чөгендере уңышы иң югары булган районнар исемлеген Тәтеш җитәкли. Биредә гектарыннан 500 центнерга кадәр уңыш алына. Мөслим һәм Чирмешәндә бу күрсәткеч 430ар центнер, Апаста - 378 центнер, Зәйдә - 375 центнер, Сарманда 370 центнер тәшкил итә.

Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ринат Хәкимов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, районда шикәр чөгендере уңышы узган ел да түбән булмаган.

"Без шикәр чөгендерен традицион рәвештә үстерәбез. Мул уңыш алуның сере гади - җирне сукаларга, ашламаны вакытында һәм тиешле күләмдә кертергә кирәк. Узган ел уңыш гектарыннан 476 центнер тирәсе чыкты. Быел да азакка кадәр югары күрсәткечләр булыр дип өметләнәм. Чөгендернең мәйданын да арттырдык: 5,3 мең гектарга чәчтек, былтыр 4,6 мең гектар иде. Буа шикәр заводы яхшы эшли, шуңа да урнаштыру белән кыенлыклар юк. Һава торышы яхшы булса, шактый чөгендер тапшырачакбыз", - диде ул.

Алексеевск районында шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 314 центнер чыга. Чүпрәледә - 338 центнер, Буада - 348 центнер, Нурлат, Кайбыч районнарында уртача уңыш 350шәр центнер тәшкил итә. Аксубай һәм Бөгелмә районнары авыл хезмәтчәннәре гектарыннан - 355 центнер, Түбән Кама районы - 356 центнер, Лениногорск районы - 365 центнер, Тукай районы - 368 центнер шикәр чөгендере җыеп ала.

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев