Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилларга 18-24 сентябрьгә Йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада акчаны кысып тотарга киңәш итә йолдызлар. Эшкә килгәндә, куелган максатка ирешү өчен җитди план төзеп эш итү хәерлерәк булыр. Тиз һәм уңышлы эш итә белү сәләте атна ахырына сүрелергә мөмкин. Һәр эшегезне җентекләп тикшерегез, һәр нәрсәгә игътибар итәргә тырышыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атнаны эшлекле киңәшмәләр оештырып үткәрер....

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бу атнада акчаны кысып тотарга киңәш итә йолдызлар. Эшкә килгәндә, куелган максатка ирешү өчен җитди план төзеп эш итү хәерлерәк булыр. Тиз һәм уңышлы эш итә белү сәләте атна ахырына сүрелергә мөмкин. Һәр эшегезне җентекләп тикшерегез, һәр нәрсәгә игътибар итәргә тырышыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар атнаны эшлекле киңәшмәләр оештырып үткәрер. Якын дусларны онытып бетермәскә кирәк. Тугрылык, дуслык төшенчәсенә игътибар итсәгез яхшырак булыр. Сәяхәткә чыгу, яңа танышулар кәефегезне күтәрер. Ә менә юридик мәсьәләләрне хәл итүне бераз кичектереп торырга туры килүе ихтимал.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр өчен атна уңышлы булыр. Йорт җирегезне яңарту, кирәк-яраклар сатып алу өчен яхшы вакыт. Шәһәр ыгы-зыгысыннан туючыларга авылга кайтып яки бакчага барып ял итәргә киңәш ителә. Иммунитетны күтәрү өчен цитруслылар куллану, һавада йөрү яки табибка күренү комачау итмәс.

КЫСЛА (22.06-22.07)ларга нерв киеренкелеген бетерү өчен ял кирәк. Йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге бозылу, кан басымы күтәрелү, кәеф үзгәрү куркынычы бар. Күзләрне ял иттереп алырга онытмагыз. Атна ахырында юлга чыкмаска киңәш итә йолдызлар. Ашыгу, кабалану һәм игътибарсызлык егылу, имгәнүгә китерергә мөмкин.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар атнаны баштанаяк эшкә чумып үткәрер. Карьера ясау һәм финанс өлкәсен яхшырту өчен уңай вакыт. Һәр нәрсәнең үз вакыты икәнен истән чыгармагыз. Бар нечкәлекне күреп, мөмкинлекләрдән файдаланып калырга кирәк. Эш алыштырырга теләүчеләргә сабыр итәргә кирәк булачак.

КЫЗ (23.08-22.09)ларга атна психологик яктан кыенлыклар тудыра. Тиз кызып китү сәбәпле хроник авырулар кузгалырга мөмкин. Аеруча эндокрин система, лимфаларга куркыныч яный. Ялгыз калып ял итү, уй-фикерләрне тәртипкә китерү өчен уңай вакыт. Акчагызны кысып тотыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада игътибар үзәгендә булыр. Педагогик эшчәнлек алып баручыларга уку, белемен күтәрү өчен яхшы вакыт. Ә менә финанс өлкәсенә килгәндә, атна акча кереме өчен бик үк уңышлы түгел. Кирсенчә чыгымнар көтелүе ихтимал. Сәяхәткә чыгып ял итеп алсагыз яхшы булыр.

ЧАЯН (24.10-22.11)нарны ачка чыгымы көтә. Аеруча атнаның икенче яртысында акча белән эш итмәскә киңәш ителә. Күпкә кызыгып, булганыннан колак ага күрмәгез. Чит кешедән килгән ярдәмнән баш тартмагыз. Дуслар һәм якыннарыгыз киңәшенә колак салыгыз.

УКЧЫ (23.11-21.12)ларның сәламәтлеге какшау алдында, игътибарлы булу сорала. Ашыгу, төшенке кәеф һәм эч пошулар сезнең файдага түгел. Табибка күренү комачау итмәс. Баш, йөрәк, күзләргә табиб ярдәме кирәк. Үз-үзеңне тыныч тотарга, көчне юк-барга әрәм итмәскә өйрәнергә вакыт.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бу атнада каян акча табу, аны ничек тоту мәсьәләсе белән мәшгуль булыр. Эшсөючәнлек һәм җиренә җиткереп эшли белүегез озак көттермәс. Йорт, милек сату яки арендага бирү кебек эшләр башкару өчен уңай вакыт. Ә төзелеш яки ремонт эшләрен бераз кичектереп торырга туры килер.

СУКОЯР (19.01-18.02)лар игътибар үзәгендә булыр. Бу карьера һәм матди хәлне яхшыртуга бер адым. Әмма планнарыгыз белән уртаклашмагыз, югыйсә алдаулары бар. Башкарылып бетмәгән эшләрне тәмамлау өчен уңай чор. Гаиләдә балаларга гына түгел, бәлки сөйгәнегезгә дә игътибар җитеп бетмидер.

БАЛЫК (19.02-20.03)ларга ашау мәсьәләсенә үзгәрешләр кертергә туры килмәгәе. Дөрес тукланмау артык килограмм җыюга китерә, шуны истән чыгармагыз. Бөерләр, сидек юллары ялкынсынырга, хатын-кыз авырулары кузгалырга мөмкин. Хәтта тиренең матурлыгы да нәрсә ашавыгызга бәйле. Эмоциональ киеренкелектән сакланыгыз, күбрәк хәрәкәт итәргә тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев