20 февраль 2018 яңалыклары
-
Ике ир-ат алкоголь белән агуланып үлгән
Чистай районында ике ир-ат агуланып үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарына якын чыганак хәбәр итте. Чыганак мәгълүматлары буенча, ир-атлар аңнарын югалткан һәм шул килеш үлеп киткән, дип җиткергән аларның дус хатыны. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем алкоголь белән агулану аркасында булган. Ә хатын-кызны Чистай үзәк хастаханәсенә шундый ук диагноз белән...
-
Ике кыз күпкатлы йорт түбәсеннән егылып төшеп үлгән
Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар. Видеоны Настя үлеменә берничә сәгать кала яздырган. Аны ул махсус инстаграм өчен төшерә. Аннары үзенең үги сеңлесе белән соңгы каттан...
-
Рәфинә Ганиуллина концертларыннан халык торып басып китә башлаган
«Концерт башланып китте, шыгрым тулы зал, бар да яхшы бара, халык яхшы кабул итә - без күкнең җиденче катында сыман,» - дип, язып куйган Рәфинә Ганиуллина үзенең аккаунтында. «Берзаман, ахыргы чыгышымны ясарга сэхнэгэ чыгып бастым.. Залда биш кеше калган, тавыш режиссёры ике жырымны кыскартып финалны куеп жибэрде.. Мин жир тишеклэренэ...
-
Зәй-Каратайлыларны бәйрәмдә кул көрәштерергә, аркан тартышырга чакыралар
Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә Зәй-Каратайда күңел ачу - спорт бәйрәме булачак. Клуб каршындагы мәйданчыкта авыл талантлары чыгышы, кызыклы эстафеталар, кул көрәше, чаңгыда йөрү, аркан тартышу кебек спорт чаралары узачак. Әлбәттә, кайнар коймакны да әзерләп куярлар. Кызык булачак, ди оештыручылар. Бергәләшеп, җыелышып, Зәй-Каратайга барабыз. Башлана сәгать 10.00да Фото элегрәк...
-
БДИ-2018: ҮЗГӘРЕШЛӘР
1 февральгә кадәр 11нче сыйныф тәмамлаучы укучылар кайсы фәннәрдән имтихан тапшырачагын төгәл билгеләргә тиеш иде. Аларга әзерләнергә дә 3 айдан азрак вакыт калды. Хәер, кемдер инде сентябрьдән бирле тырыша-тырмаша, ә кемдер… «Ялкын» быелгы БДИның үзенчәлекләре турында сөйли. Чөнки имтиханнар «арба»сын инде бүгеннән үк әзерләп, майлап, җайлап куярга кирәк. Нинди үзгәрешләр...
-
Волейбол буенча шәһәр беренчелеге җиңүчеләре (исемлек+ ФОТОЛАР)
Күптән түгел политехник колледж спортзалында волейбол буенча шәһәр беренчелеге уеннары узды. Анда предприятие-оешмаларның хатын-кыз командалары катнашты. 19 февральдә исә алар "Яшьлек" спорткомплексында җиңү өчен ярышты. Монда 8 команда катнашты. Беренче урынны "Лениногорскгаз" командасы алды. Икенчедә - "Лениногорскнефть", өченчедә - "Мәгариф идарәсе", 4нче урынны - башкарма комитет алды. Бишенче урында -...
-
«Нефтехимик» хоккейчысын допинг белән тотканнар
Олимпия уеннарында «Нефтехимик» хоккейчысын допинг белән тотканнар. Словенияле Жига Еглич хәзер тәүлек дәвамында Пхенчхандагы Олимпия авылыннан китәргә тиеш. Еглич белдерүенчә, ул астмадан дару кабул итүе турында әйтергә оныткан. Егличның пробасында фенотерол тапканнар. Чыннан да, ул бронхиаль астманы дәвалауда ярдәм итә икән. Шулай итеп, Еглич Олимпия уеннарының 1/8 финалында Норвегиягә каршы...
-
Татарстанда яп-яшь егетнең гомере поезд астында калып өзелгән
Татарстанның Биектау районында Новосибирск-Адлер поезды бер егетне бәрдергән, дип хәбәр итә әлеге хәлнең шаһитлары. Фаҗига бүген иртәнге бишләр тирәсендә килеп чыккан. «Татар-информ» язуынча, егет Чыпчык станциясе янында тимер юл аркылы чыгарга уйлаган. Шаһитлар әйтүенчә, ул якынлашып килгән поездның тавышын ишетмәгән. Егет алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет...
-
Артист Ринат Таҗетдинов 80 яшьлеген бәйрәм итте
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе сәхнәдә барган интервьюдан башланды. Камал театры сәхнәсендә барган һәм режиссер, драматург Илгиз Зәйниев куйган өч сәгатьлек программа, нигездә, котлауларга корылган иде. Төп котлаучы - татар театрын яратучы, бирегә шактый еш килүче җитәкче - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит...
-
Лениногорск "очучылары"ның Россиядәге уңышлары
Безнең "Олимпия резервы" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Түбән Тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Беренчелегендә җиңүләр яулады. Данил Садриев (8нче мәктәп) икенче урын алды, Александр Логинов (ЛНТ) өченче урында. Егетләрнең тренеры - Николай Герасимов. Шулай ук анда Россия Кубогының 9,10 этаплары да узды. 9 этапта (трамплин К-90) Александр Логинов 12нче урында,...
-
Шәһәрдә халык җыеннары башланды (фотолар)
Шәһәрдә халык җыеннары башланды, беренчесе - 19 февральдә Тимер юл станциясе поселогы территориясендә яшәүчеләрнең проблемаларын уртага салып сөйләшү, күзгә-күз карап фикер алышу өчен мәдәният йортына җыелды. Әлеге очрашулар ел саен оештырыла. Башкарылган эшләргә йомгак ясау, эшлисе эшләрне барлау өчен генә түгел, шәһәр җитәкчелегенә гозер - сорау җиткерү, җавап ишетү мөмкинлеге...
-
Санаторий-профилакторий “Лениногорский” организует семейный заезд
Санаторий-профилакторий "Лениногорский" организует специальный семейный заезд посвященный Дню защитника Отечества с 23 по 25 февраля. Вас ждет интересная и насыщенная программа. Стоимость путевки на взрослого 3000 рублей, при оплате наличными - 20 процентов скидки. Дети до трех лет - бесплатно (без питания). О дополнительных скидках и информации обращаться по тел:...
-
2017 елда Татарстанда 17 муниципаль архив ремонтланды
Архивларны төзекләндерү мөһим документларның сакланышын тәэмин итә. (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды. Әлеге программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында 17 муниципаль архив төзекләндерелде. 2018 елда тагын 19 муниципаль архивта ремонт үткәрү планлаштырыла. Быел да әлеге...
-
Түбән Чыршылы пенсионерлары хәзер компьютерны биш бармагыдай беләләр
Түбән Чыршылыда пенсиядә яшендә булганнар компьютерны өйрәнү буенча курсларны төгәллләделәр, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе. Россия пенсионерлар союзы тарафыннан ярдәм күрсәтелүче программа буенча 15 кеше укыды. Курслар мәктәптә узган. Түбән Чыршылалар менә икенче ел рәттән компьютер серләренә төшенә. Пенсия фонды авыл җирлегенә, аерым алганда җирлек башлыгы Нурия Хәйруллинага оештыру...
-
22 яшьлек егет, гаиләсен үтертү өчен, 3 миллионга киллер яллаган
Сочи кешесе якыннарының гомерен өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган. "Татар-информ" язуынча, полиция хезмәткәрләренең берсе "киллер" ролен алган. Гаепләнүче...