22 яшьлек егет, гаиләсен үтертү өчен, 3 миллионга киллер яллаган
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

22 яшьлек егет, гаиләсен үтертү өчен, 3 миллионга киллер яллаган

Сочи кешесе якыннарының гомерен өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган. "Татар-информ" язуынча, полиция хезмәткәрләренең берсе "киллер" ролен алган. Гаепләнүче...

Сочи кешесе якыннарының гомерен өч миллионга бәяләгән, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Тикшерү комитетына билгеле булганча, 22 яшьлек Сочи кешесе, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үз уйлары турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган.

"Татар-информ" язуынча, полиция хезмәткәрләренең берсе "киллер" ролен алган. Гаепләнүче аңа бүлмәләрнең ничек урнашуын, күзәтү камерасы һәм эт барлыгын аңлаткан.
26 гыйнварда егет әлеге эшне башкарачак кеше белән кабат очрашкан. "Ялланучы" аңа гаиләсенең үтерелгәнлеге турында дәлилләр алып килгән. Түләүнең калганын фатирны саткач бирәчәге турында язу алган.
Шикләнелүчене акчаның беренче өлешен тапшырганда тоткарлаганнар. Хәзер аңа "Яллап ике яки аннан күбрәк кеше үтерүне әзерләү" маддәсе буенча гаепләү белдереләчәк.
Чыганак һәм фото: http://matbugat.ru/news/?id=21568

Нет комментариев