Ике кыз күпкатлы йорт түбәсеннән егылып төшеп үлгән
Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар. Видеоны Настя үлеменә берничә сәгать кала яздырган. Аны ул махсус инстаграм өчен төшерә. Аннары үзенең үги сеңлесе белән соңгы каттан...
Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар.
Видеоны Настя үлеменә берничә сәгать кала яздырган. Аны ул махсус инстаграм өчен төшерә. Аннары үзенең үги сеңлесе белән соңгы каттан аска сикерә.Кызлар һәлак була.
Кайбер версияләр буенча, кызлар мондый карарга әниләре белән сүзләшкәннән соң килә. Маша бер егет белән очраша башлаганы ачыклангач, әнисе аны каты орыша. Гинекологка алып бару белән дә куркыткан, диючеләр бар. Ә Настя сеңлесен бу уйдан кире кайтару урынына, иптәшкә сикерергә тәкъдим итә.
Үлем алдыннан үзләренең социаль челтәрләрендә калдырган хушлашу сүзләрендә кызлар аларның үлемендә беркемне дә гаепләмәүне сорыйлар. Барлык дусларына сәламнәр юллыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев