Ике ир-ат алкоголь белән агуланып үлгән
Чистай районында ике ир-ат агуланып үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарына якын чыганак хәбәр итте. Чыганак мәгълүматлары буенча, ир-атлар аңнарын югалткан һәм шул килеш үлеп киткән, дип җиткергән аларның дус хатыны. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем алкоголь белән агулану аркасында булган. Ә хатын-кызны Чистай үзәк хастаханәсенә шундый ук диагноз белән...
Чистай районында ике ир-ат агуланып үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га хокук саклау органнарына якын чыганак хәбәр итте.
Чыганак мәгълүматлары буенча, ир-атлар аңнарын югалткан һәм шул килеш үлеп киткән, дип җиткергән аларның дус хатыны.
Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем алкоголь белән агулану аркасында булган. Ә хатын-кызны Чистай үзәк хастаханәсенә шундый ук диагноз белән озатканнар. Хәзер әлеге урында оператив-тикшерү төркеме эшли.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/20/158431/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев