Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Шәһәрдә халык җыеннары башланды (фотолар)

Шәһәрдә халык җыеннары башланды, беренчесе - 19 февральдә Тимер юл станциясе поселогы территориясендә яшәүчеләрнең проблемаларын уртага салып сөйләшү, күзгә-күз карап фикер алышу өчен мәдәният йортына җыелды. Әлеге очрашулар ел саен оештырыла. Башкарылган эшләргә йомгак ясау, эшлисе эшләрне барлау өчен генә түгел, шәһәр җитәкчелегенә гозер - сорау җиткерү, җавап ишетү мөмкинлеге...

Шәһәрдә халык җыеннары башланды, беренчесе - 19 февральдә Тимер юл станциясе поселогы территориясендә яшәүчеләрнең проблемаларын уртага салып сөйләшү, күзгә-күз карап фикер алышу өчен мәдәният йортына җыелды.


Әлеге очрашулар ел саен оештырыла. Башкарылган эшләргә йомгак ясау, эшлисе эшләрне барлау өчен генә түгел, шәһәр җитәкчелегенә гозер - сорау җиткерү, җавап ишетү мөмкинлеге дә була.

Җыенда узган ел башкарылган эшләр турында район башлыгы Рәгать Хөсәенов сөйләде. 12 нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Трищанкова, "Жилсервис" оешмасы директоры Олег Баштанов һәм әлеге участокның полиция вәкиле Максим Шароваров ел дәвамында эшләнгән эшләре турында хисап тоттылар.

Җыенга халык залны тутырып килмәсә дә, алар бик актив булды, бер-бер артлы сорауларны "яудырдылар" гына.

Мәсәлән, Уральский, Южный, Бикчурин, Володарский урамында яшәүчеләрне юл проблемасы борчый.

"Кайчан безнең урамда асфальт булыр инде", дип мөрәҗәгать иттеләр. Төнлә "Агропак" предприятисе ягыннан каты тавыш ишетелүеннән, кичен баганада утлар янмавыннан зарланучылар да булды.

Экология буенча да фикер-тәкъдимнәр керттеләр.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев