Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Артист Ринат Таҗетдинов 80 яшьлеген бәйрәм итте

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе сәхнәдә барган интервьюдан башланды. Камал театры сәхнәсендә барган һәм режиссер, драматург Илгиз Зәйниев куйган өч сәгатьлек программа, нигездә, котлауларга корылган иде. Төп котлаучы - татар театрын яратучы, бирегә шактый еш килүче җитәкче - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит...

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның 80 яшьлек юбилей кичәсе сәхнәдә барган интервьюдан башланды.


Камал театры сәхнәсендә барган һәм режиссер, драматург Илгиз Зәйниев куйган өч сәгатьлек программа, нигездә, котлауларга корылган иде. Төп котлаучы - татар театрын яратучы, бирегә шактый еш килүче җитәкче - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул Татарстан Республикасы Президенты Указы белән бирелгән "Дуслык ордены"н тапшырды.
Күренекле актерны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Чүпрәле районы вәкилләре, районның якташлык җәмгыяте рәисе, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов, "Татнефть" җәмгыяте вәкиле Илшат Миңгәрәев котлады.
Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов ихлас теләкләрен җиткерде. Ул, "Дуслык ордены"на ишарәләп, актерны "ике республика арасында дуслык күпере салучы" дип атады. Ә җыры белән котлаган Салават Фәтхетдинов шушы сәхнәдә 10 елдан соң очрашу билгеләде - үзенең актерның 90 яшьлегенә киләчәген әйтте. "Моннан ун ел элек Ринат абый 70 яшькә җитүеннән бер дә риза түгел иде, "70 бит ә!" дигән иде, хәзер дә шундыйрак сүзләр көтсәм... ул шат", - диде Салават Фәтхетдинов.

Котларга теләүчеләр шулкадәр күп булган ки, оештыручылар вакытны артык сузмыйча гына котлату җаен тапканнар - Татарстан театрларының котлау сүзләре видеога яздырылган иде. Тинчурин, Кариев, "Әкият", Оренбург дәүләт театрлары, Әлмәт, Минзәлә, Буа, Чаллы театрлары җылы сүзләрен видео аша җиткерделәр.

Ниһаять, сәхнәгә шепкинчылар чыкты. Аларның да сиксәнгә җитүчеләре күп түгел - Нәҗибә Ихсанова, Гөлсем Исәнгулова, Рабит Батулла, Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Әхтәм Зарипов, Наил Дунаев. Сабакташлар исеменнән котлау сүзләрен Рабит Батулла әйтте, Гөлсем Исәнгулова дәвам итте.

Котлауларның иң хәтердә калырдае юмор белән яңгырады. "Сез - ялгыз калган пенсионер карчыкларның хыялы, сез карт бүре булсагыз да, все-таки бүре", - диде Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның герое - Ринат Таҗетдиновның яшьтәше образындагы карт. Ринат Таҗетдиновның тугрылыклы тамашачысы бу сүзләрдән соң актерның соңгы еллардагы иң истә калган ролен - "Кара чикмән" спектаклендәге Карт бүрене искә төшергәндер.

Тамашачы яраткан артистын күрергә зал тутырып килгән иде. Кичә ахырында Ринат Таҗетдинов яраткан коллективына һәм яраткан тамашачысына рәхмәтләрен җиткерде һәм хәленнән килгән кадәр уйнаячагын әйтте. Коллектив сәхнәгә "Алтын битлек" ясалган һәм "Таҗи - 80" дип язылган торт чыгарды.

Рузилә Мөхәммәтова

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/20/158355/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев