“Әтәч” русча ничек була?
Әтиемнең бертуган сеңелесенең кызы бәләкәй чакта бик шук булган. Урамдагы эт-песиләргә, кош-кортларга тынгы бирмәгән. Балалар бакчасына йөри башлагач, укуга һәвәслеге арткан. "Әлифба" китабын күтәреп, әнисе артыннан калмыйча: "Өйрәт инде", "Әйдә бергә укыйк", дип аптырата икән.
Бервакыт әнисе белән Әлфия, гадәттәгечә "Әлифба" укый. Калганнар бирелеп телевизор карый. Әлфия йорт хайваннарының башта...