Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәхет барыбер елмая ул

Үзәк почтада "Әбүнәче көне" үтте. Аңа җирле газет редакцияләреннән тыш, "Аргументы и Факты" газеты вәкиле килгән иде. Бу көн - башка елдагы "Әбүнәче көне"ннән күпкә аерылып торды, чөнки почтага килүчеләр белән тулган залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде. "Заман сулышы" газетына нәкъ менә "Әбүнәче көне"ндә генә 60ка якын кеше...

Үзәк почтада "Әбүнәче көне" үтте. Аңа җирле газет редакцияләреннән тыш, "Аргументы и Факты" газеты вәкиле килгән иде. Бу көн - башка елдагы "Әбүнәче көне"ннән күпкә аерылып торды, чөнки почтага килүчеләр белән тулган залда алма төшәрлек тә урын калмаган иде.


"Заман сулышы" газетына нәкъ менә "Әбүнәче көне"ндә генә 60ка якын кеше язылуы аеруча зур шатлык. Газетка барлыгы 1 меңнән артык кеше язылган. Приз отарга килүчеләрнең дә күп булуы безнең өчен икеләтә шатлык булды.

Иң элек, барабанга почтага килгән әби-бабайлар, апа-абыйларның квитанцияләрен тутырып әйләндереп җибәрдек. Үзләре катнашучыларга ташлама бар: алар кайчан язылган булса да ярый иде. Электр чәйнеген Керкәле авылы, Совет урамы, 18 нче йорттан Мөдәррис Гайнетдинов отты. Ул, әлбәттә, үзе килмәде. Аның өчен килене катнашты, бүләкне кайтарып тапшыргандыр, дип уйлыйбыз.

Калган призларны "Әбүнәче көне"ндә язылучылар арасында уйнаттык. Чәй пешерү (заварочный) чәйнеген Чайковский урамы, 20 нче йорт, 16 нчы фатирдан Җиһангировлар гаиләсе алды. Ә 200 граммлы тәмле, хуш исле "Акбар" чәе - Куакбаш авылыннан Хәлил Сәүбановка эләкте. Бәхет бер елмая дип, юкка әйтмиләр. Бер генә түгел, ике тапкыр да елмая икән ул! Керкәле авылыннан чәйнек откан Мөдәррис Гайнетдинов, бәхет икенче тапкыр елмаеп, 2012 елның II яртыеллыгына бушлай язылу квитанциясе алу бәхетенә дә иреште. Димәк, әлеге әбүнәчебез чәй кайнаткан саен безне искә алып, 2012 елны яраткан газетын укып үткәрәчәк. Котлыйбыз! Бу көнне отмаган әбүнәчеләребез күңелләрен төшермәсен иде. Алар редакциядә үтәчәк акциядә катнашып, бүләк ота ала.

Бүләк откан укучыларны паспорт һәм квитанциянең төп нөсхәсе белән "Заман сулышы" редакциясендә (Тукай урамы, 3 нче йорт) көтеп калабыз. Үзегез килә алмаган очракта бүләкне кыз-улларыгыз килеп алырга мөмкин.

Шуны да искәртеп узасы килә: почтага безне хөрмәт итеп, олылап килгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Газетны яратуыгыз, ерак араны якын итеп килүегез безне сөендерде. Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле газет укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X