Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Дәүләт Советында – кунакта

Безнең мәктәптә парламент сәгате уздыру матур бер гадәткә әйләнде. Аны төрле формаларда үткәрергә тырышабыз: эшлекле уен, очрашу, диспут, экскурсияләр. Ә менә бу юлы 2 нче мәктәпнең X "А" сыйныфы укучылары белән Казанга сәфәргә кузгалдык. Максатыбыз - укучыларны Дәүләт Советы белән таныштыру, сәяси караш тәрбияләү. X сыйныф укучылары тиздән сайлау хокукына...

Безнең мәктәптә парламент сәгате уздыру матур бер гадәткә әйләнде. Аны төрле формаларда үткәрергә тырышабыз: эшлекле уен, очрашу, диспут, экскурсияләр. Ә менә бу юлы 2 нче мәктәпнең X "А" сыйныфы укучылары белән Казанга сәфәргә кузгалдык. Максатыбыз - укучыларны Дәүләт Советы белән таныштыру, сәяси караш тәрбияләү. X сыйныф укучылары тиздән сайлау хокукына ия булачак, шуңа күрә аларның дәүләт, аның төзелеше турында үз фикерләре булырга тиеш.


Дәүләт Советында ачык йөз белән каршы алдылар. Информацион-методик бүлек мөдире урынбасары Диана Хафизова бина белән таныштырды. Мәһабәт зур ишекләрне ачып керү белән, укучылар үзләрен дәүләт эшлеклеләредәй хис итте, җитдиләнеп тә киттеләр сыман. Аларның игътибарын Дәүләт Советы музеендагы экспонатлар җәлеп итте. Монда алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Сәяси фракцияләрнең утырышлар залында булып, Татарстандагы сәяси партияләрне дә искә төшерделәр. Трибунага басып чыгыш ясап карадылар, хәтта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кәнәфиенә утырып карау бәхетенә ирештеләр. Яшьләр парламенты депутаты Евгений Ефимов белән очрашу да тирән тәэсир калдырды.

Укучылар Дәүләт Советыннан олы хис-кичерешләр, сәяси уй-фикерләр белән чыкты, дәүләт төзелеше турында бай мәгълүмат тупладылар. Кем белә, бәлки, укучыларым арасында булачак депутатлар бардыр?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X