Борын-борын заманда яшәгәннәр, ди Ут белән Су. Алар арасында һәрвакыт гауга чыгып торган.Ә инде көннәрдән беркөнне Ут белән Су икәү бәхәскә үк кергәннәр . Ут үзен көчле санаган, Су үзенең көченә масайган. Ут үзенең көчлелеген күрсәтергә булган: бөтен тирә-якны - җирне,агачларны усал телләре белән камап алган.Янгын телләре ныгайганнан-ныгая барган. Шул...
Борын-борын заманда яшәгәннәр, ди Ут белән Су. Алар арасында һәрвакыт гауга чыгып торган.Ә инде көннәрдән беркөнне Ут белән Су икәү бәхәскә үк кергәннәр . Ут үзен көчле санаган, Су үзенең көченә масайган.
Ут үзенең көчлелеген күрсәтергә булган: бөтен тирә-якны - җирне,агачларны усал телләре белән камап алган.Янгын телләре ныгайганнан-ныгая барган. Шул рәвешле, безнең утыбыз мактану сүзләрен авызыннан төшерми икән.
Су бу күренешкә карап торган-торган да, тиз генә бик көчле яңгырга әйләнеп, бөтен җирне Ут телләреннән арындырган,бар җирне су баскан.
Халык "Ут белән судан берни дә калмый", дип белеп әйткән шул.
Нет комментариев