Бәйрәм көннәрендә Лениногорск поликлиникалары ничек эшләячәк?
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәм көннәрендә Лениногорск поликлиникалары ничек эшләячәк?

Хастаханә һәм балалар стационары, ашыгыч ярдәмнең кабул итү пункты (приемный покой) тәүлек әйләнәсе эшли.

23 февраль - барлык поликлиникаларда ял көне.

 

24 февраль көнне балалар поликлиникасында 8:00 дән 13:00 гә кадәр дежур табиб-педиатр эшләячәк.

 

Район үзәк хастаханәсендә дежур табиб-терапевт һәм ашыгыч ярдәм бүлеге (чакырулар кабул итү) 8:00 дән 13:00 гә кадәр кабул итә.

 

25 февраль көнне балалар поликлиникасы 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр өйдә чакыруларны кабул итә.

Фото: "Лениногорск-информ"

 


Нет комментариев