Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев «Барысы да җиңү өчен!» телемарафонында катнашачак

«Барысы да җиңү өчен!» Бөтенроссия акциясе кысаларында 23 февральдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета » телеканалларында узачак телемарафон кунакларының берсе - махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев булачак.

Депутат, 2022 елның ноябрь башында волонтерлык батальоннарының берсенә үз теләге белән махсус хәрби опреация зонасына китәргә карар кылуы турында хәбәр итте.

 Ноябрь ахырында Шәрәфиев әзерлек үтеп, алгы сафка китә. «Ветераннар» штурм бригадасының 2 нче батальонында хезмәт итә.

Марафон вакытында экранда QR-код күрсәтеләчәк, аның аша һәркем хәйрия акциясендә катнаша алачак. Җыелган акчалар Татарстан Республикасыннан мобилизацияләнүчеләргә һәм үз теләге белән хезмәт итүчеләргә җибәреләчәк.

Марафон 23 февральдә 10.00 сәгатьтә башлана.

Алгы сызыкта булучы якташларыбызга ярдәм итик!

https://www.tatar-inform.ru/news/deputat-dobrovolec-eduard-sarafiev-primet-ucastie-v-telemarafone-vse-dlya-pobedy-5897206

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев