Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районыбыз авылларында «Шәм җылысы» акциясенә кушылдылар

Урдалы авылы мәдәният йортында авылның актив апалары, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре “Шәм җылысы” акциясен башладылар.


Халык ничек булса да, мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм итү яклы, күбесенең уллары, ирләре, туганнары, якыннары мобилизацияләнде, хәрби операция зонасында булучыларга бөтен халык бердәмлек күрсәтеп, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша.

Окоп өчен шәмнәр, бераз булса да, яктылык һәм җылылык биреп торыр дип, калай банкалар җыелгач, Урдалы апалары мәдәният йортына җыелып, эшкә керешәләр. “Блиндаж шәмне солдат окопта кечкенә чокырга куйса, ут тышкы якка күренмәячәк. Бу хәрбиләр өчен бик тә кирәкле әйбер. Әлеге шәмнәр яхшы яна һәм төтенләми. Аны кирәк булганда сүндерергә һәм берникадәр вакыттан соң кулланырга мөмкин. Шәм ясау өчен парафинны заказ белән кайтарттык. Шәм ясау процессын Интернеттан да карап, шулай ук Иске Шөгерлеләрдән сораштык”, - дип сөйли китапханәче Минзилә Җиһаншина.

Апалар хәтта эш өчен кирәк булган электр плитәсе, кәстрүлләргә кадәр өйләреннән күтәреп килгәннәр. Әлегә 60 данә окоп шәме ясалган, моның өчен 10 килограмм парафин кулланылган. Тагын 10 килосы калган, алдагы көннәрдә янәдән шулай җыелып, калган парафиннан да шәм ясап куярга сөйләшкәннәр.

Махсус хәрби операция зонасында күпчелек хәрбиләр блиндажларда яшиләр, мондый шәмнәр алар өчен кирәгәчәк. Бу җылылык кына түгел, ә яктылык чыганагы да, дигән фикерне  гамәлдә күрсәттеләр Сугышлы авылы халкы. Окоп өчен шәмнәр ясау иң беренче авылдагы төркемгә калай банкалар җыябыз дигән белдерүдән башланып китә. Мондый хәбәргә авыл халкы битараф калмый, күп итеп мәдәният йортына китерәләр. “Бу эштә мәчет акчалата ярдәм күрсәтте, 5 мең сум акча бирде, - ди Сугышлы мәдәният йортыннан Сиринә Галимова. – Без килосы 250 сумнан барлыгы 20 килограмм парафинга заказ бирдек. Аннан авыл халкы белән бергәләп, шәмнәр ясадык”, - ди ул.

 

Язма кыскача бирелде,  тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 24 февраль санында  укый аласыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев