Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында берничә объектта булды, аннары район Советының йомгаклау утырышында катнашты.

 Сессиягә кадәр алар  Тимәштәге Утыз Имәни исемендәге мәдәни-тарихи комплекста булдылар. Әлеге мәһабәт комплекс узган ел сафка басты. Марат Әхмәтов Лениногорск районында, аерым алганда Тимәштә шундый зур шәхеснең яшәп, бай иҗади мирас калдырып киткән олы галим Габдерәхим Утыз Имәнинең исемен мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылганын билгеләп үтте.

Аннан кунаклар крестьян-фермер хуҗалыгы Валерий Ипеевның эшчәнлеге белән шәһәрдәге сәүдә ноктасында таныштылар. Фермерның төп эшчәнлеге – малларны симертү һәм мөгезле эре терлекне чалу. Әлеге эш өчен махсус урын – Зәй-Каратайда сугым цехы эшли.

Мәдәният сараенда предприятие-оешмалар, үзмәшгульләр, аграр хуҗалыклар әзерләгән күргәзмәне карадылар.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында, 22 февраль санында

фотолар: Рамия Гарифуллина һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2169822.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев