23 февраль 2018 яңалыклары
-
Бәкердә "Запорожец"лар узышты (фотолар)
Бәкер шифаханәсе трассасында бүген запорожец машиналарында узыштылар. Анда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорскидан 21 машина катнашты. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Камил САдриев сәламләде. Ул әлеге традтцион раллины "Бәкер" шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов исеме белән атарга тәкъдим итте. Җиңүчеләр...
-
Лениногорскида кайсы күбрәк: туучылармы, үлүчеләрме?
Муниципаль районда 84 меңгә якын кеше яши. 2017 елда 851 бала туган, 1 мең 190 кеше үлгән. 2016 елда 998 сабый дөньяга килгән булган. 2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә. Халык саны үзгәрүгә башка җиргә күченеп китү дә тәэсир итә. Былтыр район һәм шәһәрдән...
-
Лениногорскида мал саны кимергә тиеш түгел
Бу турыда районның 2017 елга йомгак ясау сессиясендә катнашкан республика РПремьер-министры Алексей Песошин әйтеп үтте. Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән 11 эре хуҗалык, 28 фермер һәм 13 меңнән артык шәхси хуҗалык шөгыльләнә. Үткән ел 2 млрд сум тирәсе тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, үсеш темпы - 111...
-
Шөгер мәктәбе укучылары әтиләре-бабайлары, абыйлары турында яза
Сезгә Шөгер мәктәбе укучылары иҗатын тәкъдим итәбез. Алар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан уй-фикерләрен язганнар. Көтеп алабыз Илне, Ватанны саклаучылар безнең гаиләдә дүртәү. Халик бабам кулына корал тотып, ил азатлыгы өчен сугышкан. Әтием инат 1982-1983 елларда Хабаровскида чик сакчысы булып хезмәт иткән. Айрат абыем хәрби бурычын Байкал күле...
-
БАВЫР өчен иң зарарлы дару - нинди?
Бавыр өчен иң зарарлы дару - «Парацетамол». Бавырга зыян салучы дарулар рәтендә икенче урында ялкынсынуга каршы стероидлы булмаган дарулар тора. Аларны арт-ритлар вакытындагы авыртуларны басу өчен кулланалар. Артрит ише чирләр хроник чирләрдән саналганга күрә, дарулар да озак вакыт эчелә. Өченче урында - антибиотиклар. Шулай ук туберкулезга, яман шешкә каршы дарулар...
-
Алинә Заһитова беренче адымнарын Лениногорскида ясаган
Пхёнчханда Кышкы Олимпия уеннары бара. Анда катнашучы фигуристка Алинә Заһитованың язмышы Лениногорск белән бәйләнгән. Алинаның әтисе Илназ Загитов - хоккейчы. Ул 2002 елда Лениногорскига килә. Ул вакытта җирле "Нефтяник" командасында уйный. Аның янында гаиләсе - хатыны Ләйсән һәм 4 айлык Алина була. Димәк, фигуралы шуу буенча Европа чемпионкасы беренче адымнарын...
-
Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче алтынны яулады
15 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Көмеш медальне дә Россия спортчысы Евгения Медведева алды. "Бронза" Канада спортчысы Кейтлин Осмондка булды. Заһитова кыска һәм ирекле программалар өчен 239,57 балл, Медведева 238,26 балл җыйды. Ирекле программа өчен...
-
Кирлегәчтә ике гаилә көч сынашты
Кирлегәч авылында Ватанны саклаучылар көненә "Әйдәгез, егетләр" конкурсы үтте, дип хәбәр иттеләр. Ул концерт программасы белән үрелеп барган. Ике гаилә: Мокыймовлар һәм Сәхаповлар көч сынашкан. Бәйрәм бик кызык, матур узды, авыл җирлеге башлыгы Сәрия Сәлахова егетләргә бүләк тапшырды, дип язалар.
-
Без шундый төрле: хатын-кызлар һәм ир-атлар турында
Хатын-кыздан кулын күрсәтүне сорасаң, ул уч табанын аска, ә ирләр учын өскә каратып күрсәтә. Иснәгәндә хатын-кызлар авызын уч табаны белән каплый, ә ирләр йодрык белән. Хатын-кызлар башта өске киемнәрен кия, ә ирләр астан киенә башлый. Хатын-кыз бәрелеп китсә, "ой" яки "әни" дип кычкыра, ирләр исә сүгенеп җибәрә. Пляжда кызган таш...