Сезгә Шөгер мәктәбе укучылары иҗатын тәкъдим итәбез. Алар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан уй-фикерләрен язганнар.
Көтеп алабыз
Илне, Ватанны саклаучылар безнең гаиләдә дүртәү. Халик бабам кулына корал тотып, ил азатлыгы өчен сугышкан. Әтием инат 1982-1983 елларда Хабаровскида чик сакчысы булып хезмәт иткән. Айрат абыем хәрби бурычын Байкал күле...
Сезгә Шөгер мәктәбе укучылары иҗатын тәкъдим итәбез. Алар 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан уй-фикерләрен язганнар.
Көтеп алабыз
Илне, Ватанны саклаучылар безнең гаиләдә дүртәү. Халик бабам кулына корал тотып, ил азатлыгы өчен сугышкан. Әтием инат 1982-1983 елларда Хабаровскида чик сакчысы булып хезмәт иткән. Айрат абыем хәрби бурычын Байкал күле буенда үтәде. Кечкенә абыем Руслан армиягә Сабантуйдан соң ук китте, ул Азов диңгезе буендагы Ейск шәһәрендә хезмәт итте. Солдат киеменнән кояштай балкып кайтып та керде. Менә шуңа 23 февральне без гаиләбез белән көтеп алабыз.
Ясминә Нуриева.
Десантчы булырмын
Мин Иске Шөгер мәктәбендә укыйм. Кечкенәдән спортны бик яратам. Бүгенге көндә бокс түгәрәгенә бик теләп йөрим, иртән торуга физзарядка ясыйм, салкын су белән коенам. Минем тизрәк үсәсем һәм армиягә барасым, десант гаскәрләренә эләгеп, парашют белән сикерәсе килә. Армиядән соң десан киеменнән туп-туры авылга кайтам! Бөтен авыл халкы сокланудан тел шартлатыр әле менә күрерсез!
Рәмис Минапов.
Әтием солдат булган
Минем әтиемнең исеме - Рафаэль. Ул армиядә ике ел хезмәт иткән, илебезне саклаган. Бик күп башка илләрне, шәһәрләрне күргән. Аның альбомы да бар. Андагы фотолар белән безне дә таныштыра. Малайлар илне сакларга әзерләнергә тиеш, ди. Кайчакта ул: "Әле мин армиягә тагын бер кат барып кайтыр идем!"- ди.
Айзилә Заманова.
Абыемнар
Ул әле армиягә бармаган, әмма аның илебез чикләрен саклыйсы килә.Зур абыем Илшат Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайтты инде. Ул алдынгы танк командиры саналган.
Алсу Вафина.
Бабам сугышта булган
Бабамның исеме - Габделхәй. Ул 1902 елда туган. Аны 1941 елда Бөек Ватан сугышына алганнар, ул артиллерист булган. Ә Габделхәй бабайның туганы очучы булган. Самолеты белән солдатларга хатлар тараткан.
Минем ике бабам да яу кырыннан исән-сау кайтканнар. Хәзер алар вафат инде. Ике бабам белән дә горурланам. Алар тынычлык өчен көрәшкән.
Риана Ситдыйкова.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев