Лениногорскида кайсы күбрәк: туучылармы, үлүчеләрме?
Муниципаль районда 84 меңгә якын кеше яши. 2017 елда 851 бала туган, 1 мең 190 кеше үлгән. 2016 елда 998 сабый дөньяга килгән булган. 2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә. Халык саны үзгәрүгә башка җиргә күченеп китү дә тәэсир итә. Былтыр район һәм шәһәрдән...
Муниципаль районда 84 меңгә якын кеше яши. 2017 елда 851 бала туган, 1 мең 190 кеше үлгән. 2016 елда 998 сабый дөньяга килгән булган.
2016 елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны кимесә дә, районда табигый кимү күзәтелә. Халык саны үзгәрүгә башка җиргә күченеп китү дә тәэсир итә.
Былтыр район һәм шәһәрдән 1 мең 192 кеше күченеп киткән, килүчеләр саны - 1 мең 803.
Шул ук вакытта районда 90 яшьтән өлкәнрәк 384 кеше яши. Дүрт кешенең яше йөздән узган, аларның иң өлкәненә быел 104 тулган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев