Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мал саны кимергә тиеш түгел

Бу турыда районның 2017 елга йомгак ясау сессиясендә катнашкан республика РПремьер-министры Алексей Песошин әйтеп үтте. Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән 11 эре хуҗалык, 28 фермер һәм 13 меңнән артык шәхси хуҗалык шөгыльләнә. Үткән ел 2 млрд сум тирәсе тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, үсеш темпы - 111...

Бу турыда районның 2017 елга йомгак ясау сессиясендә катнашкан республика РПремьер-министры Алексей Песошин әйтеп үтте.
Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән 11 эре хуҗалык, 28 фермер һәм 13 меңнән артык шәхси хуҗалык шөгыльләнә. Үткән ел 2 млрд сум тирәсе тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, үсеш темпы - 111 процент. Районда мөгезле эре терлек , дуңгыз һәм кош-кортлар
Мөгезле эре терлек, дуңгызлар һәм кош-кортлар саны арткан. Район буенча, 100 мең тонна тирәсе бөртеклеләр җыеп алынган, бу - 2016 елдагын 25 процентка югарырак.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күрсәткечләрен арттырдылар, ләкин бу алар өчен чик түгел, ди район башлыгы. Премьер-министр исә район хуҗалыкларына терлекчелеккә, бигрәк тә сөт җитештерү күләмен арттыруга игътибар итәргә кушты.
Ул шулай ук үз хуҗалыкларын булдырырга теләүчеләргә булышлык күрсәтергә, авыл халкын дәүләт программаларында катнашырга тартырга кушты. 2012-2017 елларда федераль һәм республика программалары буенча дәүләт ярдәмен 8 лениногорскилы алган икән.
Сөт сату бәяләренең төшүе продукция җитештерүгә һәм халыкның терлек саны кимүгә китерергә тиеш түгел, дип билгеләп үтте. Президент тарафыннан шәхси хуҗалыкларга субсидия бирелү турында карар кабул ителеп, моның өчен республика бюджетыннан 360 миллион күләмендә средстволар бүлеп бирү каралган.
Сессия утырышында чыгыш ясаган Кирлегәч авылы башлыгы Сәрия Сәлахова чыгышында да бу мәсьәлә күтәрелде. 2017 елда Кирлегәч авылындагы шәхси хуҗалыклардан 79 мең литр сөт җыелган, бу алдагы елдагыдан 8мең литрга артыграк. Былтыр хуҗалыкларда асралучы 69 баш савым сыерына өчәр мең сумнан, бер баш кәҗәгә берәр мең сумнан субсидия бирелгән, бу авыл халкына зур ярдәм булды ди ул. Наил һәм Рамил Мокыймовлар, Ленар Хәйбриев һәм Илсур Җиангиров гаиләләренә бушлай сыер саву аппаратлары бирелгән. Авыл халкын терлек санын сакларга, төрле программаларда катнашырга чакырабыз, ди ул.
Премьер-министрга мөрәҗәгать итеп, "Чиста су", капиталь ремонт программаларына ел саен бер генә авыл түгел, әлеге эшләрне башкару кирәк булган берничә авыл керсен, иде дигән теләген белдерде.
Алсу Миннебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев