Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Бәкердә "Запорожец"лар узышты (фотолар)

Бәкер шифаханәсе трассасында бүген запорожец машиналарында узыштылар. Анда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорскидан 21 машина катнашты. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Камил САдриев сәламләде. Ул әлеге традтцион раллины "Бәкер" шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов исеме белән атарга тәкъдим итте. Җиңүчеләр...

Бәкер шифаханәсе трассасында бүген запорожец машиналарында узыштылар. Анда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорскидан 21 машина катнашты. Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Камил САдриев сәламләде. Ул әлеге традтцион раллины "Бәкер" шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов исеме белән атарга тәкъдим итте.
Җиңүчеләр - менә алар:
Беренче урынга Радик Габделхаков лаек булды, аңа «Авторетроклуб- ГАЗ -21 Волга» республика оешмасының кубогы һәм 25 мең сумлык приз тапшырылды.
Икенче урында - шифаханә хезмәткәре Айрат Исмәгыйлов, аңа 15меңлек приз һәм шифаханәдән 10көнлек путевка.
Икенче урында шуллай ук шифаханә хезмәткәре - Айнур Гарипов, ул автосуыткычка лаек булды.
Өченче урында - Айрат Нуриев, аңа 10 мең сум акча тапшырылды, шулай ук өченче урында шифаханә хезмәткәре - Алмаз Шәрифуллин, ул микродулкынлы мичкә лаек булды.
Быел беренче тапкыр район башлыгы Рәгать Хөсәенов исемендәге приз билгеләнгән иде. Аңа Руслан Нуриев лаек булды.
Чыганак: https://vk.com/bakirovo33

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев