Алинә Заһитова беренче адымнарын Лениногорскида ясаган
ЯҢАЛЫКЛАР

Алинә Заһитова беренче адымнарын Лениногорскида ясаган

Пхёнчханда Кышкы Олимпия уеннары бара. Анда катнашучы фигуристка Алинә Заһитованың язмышы Лениногорск белән бәйләнгән. Алинаның әтисе Илназ Загитов - хоккейчы. Ул 2002 елда Лениногорскига килә. Ул вакытта җирле "Нефтяник" командасында уйный. Аның янында гаиләсе - хатыны Ләйсән һәм 4 айлык Алина була. Димәк, фигуралы шуу буенча Европа чемпионкасы беренче адымнарын...

Пхёнчханда Кышкы Олимпия уеннары бара. Анда катнашучы фигуристка Алинә Заһитованың язмышы Лениногорск белән бәйләнгән.


Алинаның әтисе Илназ Загитов - хоккейчы. Ул 2002 елда Лениногорскига килә. Ул вакытта җирле "Нефтяник" командасында уйный. Аның янында гаиләсе - хатыны Ләйсән һәм 4 айлык Алина була. Димәк, фигуралы шуу буенча Европа чемпионкасы беренче адымнарын бездә - Лениногорскида ясаган.

Аннары аларның гаиләсе 2006 елда Әлмәткә китә. Шунда Алина бозга баса. Әтисе андагы хоккей командасында уйный.

ЧЫганак һәм фото: http://len-journal.ru/2018/02/10/uchastvuyushhaya-v-olimpiade-figuristka-pervye-shagi-delala-v-leninogorske/


Нет комментариев