23 июнь 2023 яңалыклары
-
Мәктәптә квадрокоптер белән эшләргә өйрәтү кирәкме?
Россия укучыларын квадрокоптерлар белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Танышу курсын «Тормыш иминлеге нигезләре» дәресләренә кертергә мөмкиннәр, дип сөйләде РИА Новости белән әңгәмәдә РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
-
Татарстанда урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле янә кисәтү игълан ителде
Татарстанда янә кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайты.
-
Корбанга чалынган хайванның сөякләрен нишләтергә?
Корбан — Аллаһыга якын булыр өчен кылына торган бер гамәл. Корбан чалып, без Раббыбызга якынлыгыбызны тагын бер исбатлыйбыз.
-
Украинада һәлак булган якташыбыз Айрат белән хушлашачаклар
Шөгернең батыр улы - Воевода Айрат Җәлил улы 13 июньдә Украина территориясендә махсус хәрби операцияне үтәгәндә батырларча һәлак булды.
-
Лениногорск ветераннары кул эшләре буенча республикакүләм бәйгедә призлы урыннар алды
Казанда “Ветераннар - Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар” республика конкурсына йомгак ясадылар.
-
Руслан Кираметдинов: «Билетлар сатылмагач, базарга чыгып җырладым»
Чаллы егете Руслан Кираметдинов соңгы арада аеруча популярлашып китте. Моңа җырчының шәхси тормышындагы үзгәрешләр дә йогынты ясады кебек. Хәер, Руслан үзе дә иҗат белән ныклап шөгыльләнә, концертлар куя башлады.
-
Корбан гаете уңаеннан паркта гаилә бәйрәме узачак
28 июньдә - Корбан Гаете.
-
Горчица белән кыяр тозлау ысулы
3 литрлы банкага кирәк: 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгын өеп тоз, 3 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 7 тырнак сарымсак, 4–5 укроп кәрзине, 1 чәй кашыгы горчица орлыгы, 7 данә кара борыч.
-
Мичурин китапханәсе китаплары укучы янына үзе “бара”
Авыл китапханәчеләре әйтүенчә, олылар - күбрәк, яшьләр, киресенчә азрак укый, шунлыктан китапханәчеләр барлык чараларда, интерактив уеннарда үсеп килүче буынны катнаштыра һәм шулай итеп китапка мәхәббәт тәрбияли.
-
Урмышлы мәктәбе укучысы имтиханнарын барысын да “бишле” билгесенә тапшырган
Урмышлы мәктәбен 2022-2023нче уку елында бер укучы тәмамлады.
-
Икеләтә пенсия исәпләнәчәк. Кемнәргә?
Россия пенсионерларына июль аеннан икеләтә пенсия исәпләү турында хәбәр иттеләр. Берьюлы ике пенсияне кануннардагы соңгы үзгәрешләр хисабына алырга мөмкин булачак.
-
Саранча һөҗүм итә: 16 район куркыныч астында
«Башинформ» хәбәр итүенчә, Башкортстанда саранчаларның күпләп үрчүе дәвам итә. Төрле яшьтәге личинкалар күзәтелә, һәм 19 июньнән Италия прусының канатлануы башлана.