Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Урмышлы мәктәбе укучысы имтиханнарын барысын да “бишле” билгесенә тапшырган

Урмышлы мәктәбен 2022-2023нче уку елында бер укучы тәмамлады.

Урмышлыда белем йорты -  9 еллык мәктәп. Быел 9нчы сыйныфны бер укучы – Алинә Иванова    тәмамлаган.

Алинә төп дәүләт имтиханнарын: рус теле белән математиканы, география һәм җәмгыять белеме предметларыннан имтиханнарын бары тик “5”ле билгеләренә тапшырган. Әлбәттә, монда Алинәнең һәм аны имтиханнарга әзерләгән укытучыларның өлеше зур.

Урмышлы мәктәбе коллективы, укытучылар, укучылар – барысы да Алинә белән горурлана. Аңа киләчәктә уңышлар, хыялларының чынга ашуын теләп кала.  

 

фото: мәктәп сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев