Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СВО

Украинада һәлак булган якташыбыз Айрат белән хушлашачаклар

Шөгернең батыр улы - Воевода Айрат Җәлил улы 13 июньдә Украина территориясендә махсус хәрби операцияне үтәгәндә батырларча һәлак булды.

Ул 2000 елда Шөгердә туып- үскән.  2018 елда Шөгердә Чкалов исемендәге мәктәпне тәмамлый. Шул елны хәрби хезмәт буенча Казан танк училищесына укырга керә, 2022 елның 29 июлендә аны тәмамлый.

Айрат хәрби операция зонасында - хәрби офицер, лейтенант, танк батальоны танк взводы командиры дәрәҗәсендә була.
Хәрби якташыбызны 24 июньдә җирләячәкләр. Мәрхүм белән хушлашу 9.00 сәгатьтә авыл мәдәният йорты каршында узачак.

Шөгердән Гөлфия Шәйдуллина Айратны ипле, сабыр, тәртипле, ярдәмчел, туган җанлы, әнисе, сеңелесе өчен җан атып торган егет иде,  дип яза.
“Бу ачы хәсрәтләрне җиңеп чыгарга, газиз анага- Татьянага, сеңелесе Альбинага, туганнарына Аллаһы Тәгаләм, көч, куәт, ярдәм бир. Безнең кардәшебез Айратыбызның урыны җәннәт түрләрендә булсын”, - ди.

Гөлфия Шәйдуллина  язган шигырь юлларыннан өзек:
 
Сабырлыклар күпме теләсәк тә
Язмышларны булмый төзәтеп...
Сабыеңны терелтепләр булмый...
Күз- яшь аша торабыз күзәтеп.

Айрат иркәм,...син, батыр бөркетебез
Урының булсын оҗмах түрендә
Синең якты, нурлы күз карашың
Мәңге калыр безнең күңелдә...
Урының булсын җәннәт түрендә. Әмиин

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев