Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Саранча һөҗүм итә: 16 район куркыныч астында

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Башкортстанда саранчаларның күпләп үрчүе дәвам итә. Төрле яшьтәге личинкалар күзәтелә, һәм 19 июньнән Италия прусының канатлануы башлана.

Шуңа бәйле рәвештә, саранчаларның үсешен күзәтүне оештыруны тизләтергә һәм ведомство белгечләре киңәше буенча, пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртүне үткәрергә кирәк. 

Белгечләр мәгълүматлары буенча, Башкортстанның Үзәк, Көнбатыш һәм Көньяк өлешләрендәге 16 район куркыныч астында булган. Бу - Дүртөйле, Чакмагыш, Благовар, Бүздәк, Бәләбәй, Дәүләкән, Туймазы, Әлшәй, Федоровка, Ишембай, Мәләвез, Күгәрчен, Зианчура, Зилаер, Куергазы районнары.

Саранча төрендәге бөҗәкләр авыл хуҗалыгы культураларына төзәтеп булмый торган зыян китерергә мөмкин. Алар бик куркыныч һәм ашаучан. Билгеле булганча, саранча үсемлекләрне ялангач сабакка кадәр ашый һәм тәүлек эчендә берничә дистә километрга алга бара ала. Аның белән авыл хуҗалыгы культураларын химик эшкәртү юлы белән көрәшергә мөмкин.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: bashinform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев