Лениногорск ветераннары кул эшләре буенча республикакүләм бәйгедә призлы урыннар алды
Казанда “Ветераннар - Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучылар” республика конкурсына йомгак ясадылар.
Лениногорск ветераннары да әлеге бәйгедә призлы урыннарны яуладылар.
Әлеге конкурс – оста куллы ветераннарны ачыклауга юнәлдерелгән. Ул икенче мәртәбә генә уздырыла. Татарстан ветераннар (пенсионерлар) Советы әлеге бәйгенең оештыручысы, конкурс республика гранты хисабына үткәрелә.
Узган ел әлеге конкурста 2 меңнән артык кеше катнашкан булса, быел исә катнашучылар саны арткан, 3 меңгә якын булган. Шулай ук конкурска тәкъдим ителгән эшләр саны да артып, 8 меңгә якын булган. 60 эш төрле номинацияләрдә призлы урыннарны яулаган. Призлы урын яулаучылар арасында безнең оста куллы ветераннарыбыз булуы да куандыра. Республика бәйгесенә 8 эш җибәрелгән, конкурс комиссиясе шулардан 5 эшне призлы урынга билгеләгән.
Республикакүләм бәйгедә бик күп эшләр арасыннан биш кешенең эше призлы урынга чыгуы – уңай күренеш. Николай Карасев – агачка бизәкләр төшерү белән күптәннән мавыга. Аның эше комиссия тарафыннан югары бәя алган, “Агачтан эшләнмәләр” номинациясендә 1нче урын яулый.
Әлфия Мостафина “Декоратив флористика” номинациясендә өченче урын ала.
Любовь Фәхриева “Крючок белән бәйләү”дә шулай ук призлы урында.
“Тамашачы мәхәббәте призы” номинациясенә лаек булучылар: “Фотография” буенча – Евгений Благодаров, ул Татарстанның киләчәге буенча фотолар ясаган һәм Наталья Сафинаның, ефәккә рәсем ясау буенча “Язгы хыяллар” композициясе бәяләүчеләрнең игътибарын җәлеп иткән.
“Казанда Дәүләт Советында республика бәйгесендә призлы урын алучыларны бүләкләделәр. Безне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе котлады. Истә калырлык чара булды”, - ди Әлфия ханым.
Язма турында тулырак "Заман сулышы"ның киләсе санында укый аласыз.
фотолар: Ә. Мостафина архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев