Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мичурин китапханәсе китаплары укучы янына үзе “бара”

Авыл китапханәчеләре әйтүенчә, олылар - күбрәк, яшьләр, киресенчә азрак укый, шунлыктан китапханәчеләр барлык чараларда, интерактив уеннарда үсеп килүче буынны катнаштыра һәм шулай итеп китапка мәхәббәт тәрбияли.

 

Китапханәләр кайвакыт китап укучының өенә килеп, хезмәт күрсәтә. Мичурин китапханәчесе Сания Вахитова әйтүенчә, кайберәүләр сәламәтлекләре аркасында китапханәгә килә алмыйлар. “Алар китап укырга ярата. Шунлыктан яңа китаплар, яңа журналлар кайтуга, китап укучыларны шатландырасы килә. Менә шул вакытта китапханәче китапларны төяп, укучының өенә килә”, - ди ул.

Авылда китапханәче үз укучыларын биш бармагыдай белә. Мичурин авылында Роза апа Гафиятуллина һәр китапны укып бара. Ул сугыш турындагы китаплар, заманча авторларның китапларын да укый, классик  әдәбиятны да ярата. Шушы көннәрдә  Сания Вахитова аның янына килгән, китаплар алып килгән.

Роза апа – китап белән бергә матурлык та ярата, ул өендә бик күп гөлләр үстерә. Җәй көне Роза апаның өе оныклар, оныкчыклар белән тула. Алар – 11әү икән!

фотолар: китапханәдән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев