Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида янгын: ике игезәк баланы коткарганнар

Лениногорскида Шашин урамы, 25 нче йортның бер фатирында шимбә көнне янгын чыккан. Күршеләре әйтүенчә, фатирны 5 кешелек гаилә снимать итеп торган. Янгын чыккан вакытта өйдә 2009 елгы игезәк балалар гына булган. Аш бүлмәсе тулысынча яна. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, игезәк балаларны билгесез зат коткарган була инде. Алар үзәк хастаханәгә озатыла,...

Лениногорскида Шашин урамы, 25 нче йортның бер фатирында шимбә көнне янгын чыккан.


Күршеләре әйтүенчә, фатирны 5 кешелек гаилә снимать итеп торган. Янгын чыккан вакытта өйдә 2009 елгы игезәк балалар гына булган.
Аш бүлмәсе тулысынча яна. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, игезәк балаларны билгесез зат коткарган була инде. Алар үзәк хастаханәгә озатыла, җиңелчә ис газы белән агуланган дигән диагноз куела.

Янгын газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан, дип фаразлыйлар.

Лениногорск буенча янгын күзәтчелеге бүлеге исегезгә төшерә:

Балаларны үзләрен генә өйдә калдырмагыз.

Караңгы төшкәч, үзләре генә урамда уйнамасыннар.

Бала белән бергәләп янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнегез.

Фатирдагы, йорттагы электр челтәрләренә ревизия үткәрегез.

Җылыну өчен электр җиһазларын кулланмагыз.

Петарда һәм башка пиротехника сатып алмагыз.

Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларны чакыру өчен телефон: - 101; кесә телефоныннан: Билайн , Мегафон, МТС - 112

go.mail.ru/search_images?q фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев