42 яшендә егерменче баласын тапкан
Шушы көннәрдә Израильдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз егерменче баласын тапкан. Берничә сәгать барган тулгаклардан соң, сау-сәламәт малай дөньяга килгән. Хатын бала табар вакыты җиткән саен гел бер үк клиникага мөрәҗәгать итә икән. Күп сөйләшми торган бу тыйнак ханымның сәламәтлеге сокланырлык, ул үзен яхшы хис итә. Аның берничә өлкән баласының үз...
Шушы көннәрдә Израильдә яшәүче 42 яшьлек хатын-кыз егерменче баласын тапкан. Берничә сәгать барган тулгаклардан соң, сау-сәламәт малай дөньяга килгән.
Хатын бала табар вакыты җиткән саен гел бер үк клиникага мөрәҗәгать итә икән.
Күп сөйләшми торган бу тыйнак ханымның сәламәтлеге сокланырлык, ул үзен яхшы хис итә.
Аның берничә өлкән баласының үз балалары да бар икән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев