КУЧКАР (21.03-20.04)ларга шәхси тоемлауга таянып эш итәргә киңәш итә йолдызлар. Атна башында финанс мәшәкатьләре белән бәйле проблемаларны хәл итү ягын карагыз. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга артистлык сәләтегез, эшкә иҗади карый белүегез ярдәм итәр. Ял итәргә, ачык һавада булырга тырышыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бу атнада бер минут та вакытлары булмас. Тәгәрмәчтәге тиен...
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга шәхси тоемлауга таянып эш итәргә киңәш итә йолдызлар. Атна башында финанс мәшәкатьләре белән бәйле проблемаларны хәл итү ягын карагыз. Хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләрне җайларга артистлык сәләтегез, эшкә иҗади карый белүегез ярдәм итәр. Ял итәргә, ачык һавада булырга тырышыгыз.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларның бу атнада бер минут та вакытлары булмас. Тәгәрмәчтәге тиен кебек барына да җитешергә тырышырсыз. Тик ял турында да онытып бетерергә ярамый, дуслар белән кибетләргә чыгыгыз. Яңа елга әзерлек башлау өчен уңай вакыт. Бүләкләрне алдан алып куйсагыз, уңайсыз хәлгә калмассыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә кышкы депрессиядән чыгу, начар кәефтән котылу мөмкинлеге туар. Күңел ачулар белән мавыкмагыз, эшкә соңга калуларны җитәкчегез өнәп бетермәс. Яңа елга иртәрәк булса да, бөйрәмгә чакырыласы кунакларны ни белән сыйлыйсын алдан уйлау әйбәтрәк булыр. Якыннарыгызга һәм гаилә әһелләренә бүләкләр алып кую комачау итмәс.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларга җаваплылык алып, кайбер мәсьәләләрне үзләренә хәл итәргә вакыт. Борчылмагыз, бәйрәм мәшәкатенә дә, эшкә дә, якыннарга да вакыт һәм игътибар җиткерә алырсыз. Шопинг өчен атна башы кулай булса, атна ахыры - өегезне тәртипкә китерү, кирәкмәгән әйберләрдән арыну өчен яхшы вакыт.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар һәр проблеманы да хәл итә белүче позитив кешеләр. Әмма финанс белән бәйлеләрен кешегә сөйләмәскә киңәш итә йолдызлар. Бәйрәмнәр белән эш турында да онытмагыз. Яллардан соң акча кирәк, шуңа күрә өстәмә эш карау урынлы булыр. Ялгызлар парын табып, гаилә корыр, парлылар мәхәббәттән исерер.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга игътибарлы булу кирәк. Эштә аяк чалучылар тик ятмый. Пәнҗешәмбедән башлап сезне сюрприз һәм күңелле яңалыклар көтә. Килде-китте уйлардан арыну өчен һавага чыгарга, мунча керергә ароматерапия белән мавыгырга киңәш ителә. Бәйрәм ыгы-зыгысы белән онытмас өчен дус-туганнарга бүләк алып куегыз.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә көн җитмәс, кайбер мөһим чараларга вакыт тимәс. Тик бу ял итәргә кирәк дигән сүз түгел, финанс хәлен яхшыртырга омтылыгыз. Алда яллар күп булыр, ә якын арада керем көтелми. Эштә мәхәббәт куерту урынлы түгел, ел ахыры нәтиҗә ясар чак. Атна ахырында көтелмәгән кунаклар килүе ихтимал.
ЧАЯН (24.10-22.11)нарга бераз ял итү комачау итмәс. Моннан тыш, дөрес туклану дә сәламәтлеккә уңай йогынты ясар. Әмма теләсә кемнән ишеткән диетаны тоту яхшыга китермәс. Бәйрәмнәрдә баллы һәм майлы ризыклар ашап чирләп китүегез ихтимал. Яллардан соң мошенниклар кулына эләкмәгез, сак булыгыз. Балаларыгызга бүләк алып куегыз.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларга йолдызнамәгә ышан, әмма тик ятма диясе генә кала. Куркуыгызны җиңеп, финанс хәлен яхшыртыгыз. Атна ахырында гаилә мәшәкатьләренә чумарсыз. Бәйрәм хәстәрен алдан күрә башлагыз. Яңа елга яңа күлмәк алырга киңәш итә йолдызлар. Киләсе елдан тормышыгыз яхшы якка үзгәрер.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашыр. Бәйрәмгә хәтле барлык хәл ителәсе мәсьәләләрне дә чишеп кую отышлы булыр. Артык күп эшләү озак көттермәс, зур керем көтелә. Ул бурычлардан котылып, кредитларны түләргә, хәтта яңа елга бүләкләр алып куярга да җитәр. Шәхси тормышта бар да әйбәт.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар һәрвакыт үзәктә булырга омтыла, шуңа атнаны да дуслар белән аралашып үткәрер. Эшлекле сөйләшүләр уңышка бер адым. Тик үткәндәге ялгышлар бүгенге тормышка да комачауларга мөмкин. Шуңа элеккеге элемтәләргә нокта куеп, яңа биттән башласагыз әйбәтрәк булыр. Гаиләдә бар да тәртиптә, борчылыр урын юк.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга уңыш елмаер дип фаразлый йолдызлар. Перспективалы тәкъдимнәрдән баш тартмагыз. Тик уңыш үзе генә килми, конкурентлар белән көрәшкә әзер булырга кирәк. Ерактан туганнар килеп төшүе мөмкин. Шимбә көнне дуслар белән кибетләргә чыгыгыз һәм бүләкләр алып куегыз.
Нет комментариев