Лениногорскилыларга Ана капиталын куллануда үзгәрешләр турында
Агымдагы елдан ана капиталын мәктәпкәчә яшьтәге балага белем бирүгә тотуда үзгәреш кертелде, хәзер, элеккеге кебек, балага өч яшь тулганны көтәргә кирәкми, ана капиталы сертификатыннан бакчалар өчен түләүне башкарып була, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең статусына карата таләпләр дә үзгәрде. Укыту программаларына дәүләт аккредитациясе...
Агымдагы елдан ана капиталын мәктәпкәчә яшьтәге балага белем бирүгә тотуда үзгәреш кертелде, хәзер, элеккеге кебек, балага өч яшь тулганны көтәргә кирәкми, ана капиталы сертификатыннан бакчалар өчен түләүне башкарып була, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе.
Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең статусына карата таләпләр дә үзгәрде. Укыту программаларына дәүләт аккредитациясе таләп ителми, учреждениенең белем бирү статусы да булмаса ярый. Тик учреждениенең Россия территориясендә булуы һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиясе булуы кирәк. Бу таләп элек тә бар иде, ул үзгәрмәде.
Быелдан ана капиталы средстволарын югары уку йортларында укучыга тотуда шулай ук таләпләр бераз йомшарды. Хәзер дәүләт аккредитациясе таләп ителми, югары уку йортының белем эшчәнлеге алып баруга лицензиясе булу гына да ярый. Ә менә ана капиталыннан югары уку йортына яисә тулай торакка түләү өчен балага 3 яшь тулганны көтәргә кирәк.
Ана капиталы программасы 2022 елга кадәр озайтылды. Быел аның күләме 453026 сум тәшкил итә. Шәһәр һәм районда программа эшли башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) балалары өчен ана капиталы белән түләүдән 358 гаилә файдаланды.
https://omskzdes.ru/storage/c/2015/01/14/1482375580_719746_23.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев