Зур юл һәлакәтендә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Зур юл һәлакәтендә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән

Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган. «Татар-информ» язуынча, башлангыч мәгълүмат буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт...

Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган.

«Татар-информ» язуынча, башлангыч мәгълүмат буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз үзе һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган.
"BMW" белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат һәм аның өч пассажиры да төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Чакмагыш хастаханәсенә озатылган.
Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

Нет комментариев