Фатир арендалаучыларга түләгән салымнарын кире кайтарырга мөмкиннәр
ЯҢАЛЫКЛАР

Фатир арендалаучыларга түләгән салымнарын кире кайтарырга мөмкиннәр

Арендаторлар сарыф ителгән чыгымнарның 13 проценты күләмендә салым чигерүе алырга мөмкин. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатир арендалау өчен салым чигерүе күздә тоткан канун проекты әзерләде. Бу хакта идарә тармагы башлыгы урынбасары Никита Стасишинга сылтама ясап «Российская газета» яза. Бу - бинаны 11 айдан да артык вакытка арендага алучыларга...

Арендаторлар сарыф ителгән чыгымнарның 13 проценты күләмендә салым чигерүе алырга мөмкин.

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатир арендалау өчен салым чигерүе күздә тоткан канун проекты әзерләде. Бу хакта идарә тармагы башлыгы урынбасары Никита Стасишинга сылтама ясап «Российская газета» яза.

Бу - бинаны 11 айдан да артык вакытка арендага алучыларга кагыла, дип ачыклык кертә министр урынбасары. Арендаторлар сарыф ителгән чыгымнарның 13 проценты күләмендә салым чигерүе алырга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев