Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнән соң чыршыны чыгарып ташларга ашыкмагыз

Аның көнкүрештә, организмга файдалы яклары бик күп.



Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, чыршыны чыгарып ташларга ашыкмагыз. Өйнең яме булып утырган бу гүзәлкәйне башка төрле дә кулланып була.

Чыршы ботаклары салып ванна керсәң, арыганлык юкка чыга. Шулай ук ул тынычландыра, йокысызлыктан ярдәм итә. Тире авыруларыннан ярдәм итә, сулыш алу системасы, йөрәк, кан тамырлары авыруларыннан, буыннар сызлаганда файдалы.
Чыршыдан мунча өчен себерке әзерләргә дә мөмкин. Моның өчен себеркене бер сәгать кайнар суда тотыгыз. Бу ысул да югарыда әйтелгән авырулардан ярдәм итә.

Бакчадагы үсемлекләрне чыршы чыбыгы белән капласагыз - язын чүп үләннәреннән һәм корткычлардан интекмәссез. Аеруча җиләк үсентеләре өчен файдалы ул.

Өйдәге гөлләр саргая икән, 3 литрлы банкага чыршы ботаклары салып, өстенә кайнар су коеп, өч көн тотыгыз. Гөлләргә шул суны сипсәгез, алар яшәрер.

Иммунитетны күтәрер өчен бер стакан вакланган чыршы энәләренә 1 литр кайнар су коеп, кайнатып чыгарыгыз. Бер тәүлектән соң эчәргә мөмкин.

Ингаляция өчен бер аш кашыгы вакланган чыршы ботагына 250 миллилитр салкын су салып, төнгелеккә калдырыгыз. Аннары кайнатып ингаляция эшләргә мөмкин. Томау төшкәндә, ютәл булганда, салкын тигәндә кулланыгыз.

Чыганак: Кызыл Таң

https://vk.com/shahrichalli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев